Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар да татып караудан башлана

Мэриядә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Иң элек полиция начальнигы урынбасары Илшат Гыйльманов чыгыш ясады. Чыгыштан мәгълүм булганча, 13 февральгә 14 наркопритон исәптә тора. «Притон» акциясе кысаларында, узган ел - җиде, быел бер наркопритон ачыкланган. Төп наркотиклы матдә булып, һаман да...

Мэриядә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте.
Иң элек полиция начальнигы урынбасары Илшат Гыйльманов чыгыш ясады. Чыгыштан мәгълүм булганча, 13 февральгә 14 наркопритон исәптә тора. «Притон» акциясе кысаларында, узган ел - җиде, быел бер наркопритон ачыкланган. Төп наркотиклы матдә булып, һаман да мәктән ясалган наркотиклар кала. Шуны исәпкә алып, Илшат Гыйльманов авыл җирлеге башлыклары мәк үсемлеген юк итүдә ярдәм күрсәтмәсме, дигән тәкъдим белән чыкты. Чөнки авыл башлыгы үзенең авылында кайда нәрсә үскәнен полиция хезмәткәрләренә караганда яхшырак белә бит.
2012 елда 48 яңа төр психоактив матдә ачыкланган.
«Уютный дом» идарәче компаниясе карамагындагы күп катлы йортлар саны - 225әү. Шуның дүртесендә наркопритон оештырылган. Хәтта берсенең ишеген ябып, керү юлын тәрәзә аша ясарга да аптырамаган наркоманнар.
«Жилсервис» идарәче компаниясе барлыгы 196 йортка хезмәт күрсәтә. Биредә 96 фатирда социаль яктан имин булмаган гаилә яши. Шуның бишесендә притон тотуы, ике токсикоман булуы ачыкланган.
Идарәче компанияләр тарафыннан наркопритон булуы турында әйтелгән адресларның еш кына дөреслеккә туры килмәве дә хокук саклау хезмәткәрләренә мәшәкать тудыра. Шул уңайдан, шәһәр мэры полиция һәм коммуналь хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр, ТОСС- ларга бергәләп эшләү вазифасын йөкләде. Бәлки, бу эшкә һәр йорттагы тәртип өчен җавап бирүчене дә җәлеп итү кирәктер. Чөнки алар үз йортларындагы һәрбер кешене биш бармагыдай белә, диелде комиссия утырышында.
Мәгариф өлкәсендә наркоманияне профилактикалау максатыннан эшләнгән эшләр буенча мәгълүмати-методик үзәк белгече Елена Бурлакова исәп-хисап тотты. Ул «Уңышка юл», «Мөстәкыйль балалар», «Аврора», «Мин хәрәкәттә» кебек шәһәркүләм, республикакүләм проектлар турында сөйләде. Наркотик матдә кулланган балалар, мәктәптә исәпкә куелып, алар белән махсус сөйләшү, әңгәмә, аңлату эшләре кебек зур күләмле эшләр алып барылу хакында әйтте. Семинар-тренинглар, конференцияләр, викториналар, КВН ише профилактик чаралар Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә дә үткәрелә.
Үзәк район хастаханәсенең наркологы Владимир Баганов :
- Начар чир капкынына эләкмәс өчен, мәктәпләрдә, уку йортларында әңгәмәләр, очрашулар, лекцияләр оештырабыз. Моннан тыш, югары сыйныфларда укучылар, студентлар арасында, оешма-предприятиеләрдә наркотик кулланучыларның булу-булмавын ачыклар өчен тикшерүләр үткәрәбез,- диде.
Наркоманнарга килгәндә, наркотик матдәләр кулланып, көндез эләгүчеләрдән кан анализы хастаханәдә алына. Кичен, 17.00 сәгатьтән соң эләгүчеләрдән анализ шулай ук үзәк район хастаханәсендә махсус өйрәтелгән дежур табиблар тарафыннан алына. Наркоманнарның кан тамырлары булмавын исәпкә алып, сидек анализына өстенлек бирелә икән.
- Яшьләр арасында наркотиклар турында таралган мәгълүматның күбесе дөрес түгел. Кайбер егет-кызлар кайбер препаратларны җиңел наркотик дип уйлый. Һәм кәеф күтәрү өчен, татып караудан башлый. Өстәвенә, Интернетта аның яхшы яклары хакында тәфсилләп аңлатылган. Бигрәк тә шул хәбәрләрне укып алданалар. Ул мәгълүмат әлеге товарны күпләп сатып акча эшләргә теләүче сатучылардан яки үзләре наркотик кулланучылардан керә. Шуңа күрә яшьләрне упкынга эләгүдән саклыйсы иде, -дип кисәтте баш нарколог.
Утырыш ахырында, шәһәрдә наркоманиягә каршы социаль рекламалар, баннерлар урнаштырыру, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен экстремаль спорт төрләренә өстенлек бирүче аерым мәйданчык булдыру кирәклеге әйтелде. Мәктәпләрдә укучыларның психоактив яки наркотиклы матдә куллануы ачыкланганда, яңача эшләү юлларын табарга, кыскасы, мәгариф, сәламәтлекне саклау өлкәсе, идарәче компанияләр һәм хокук саклау органнарына бергәләп эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркомание