Бай буласыгыз килсә...
Кошелекта дүрт әйбер йөртмәгез.
Кошелек — акча саклый торган урын. Ләкин кайберәүләр анда акча гына йөртми.
Күп акчалар җәлеп итү өчен кайбер нәрсәләрне кошелекта йөртергә ярамый икән.
Мәсәлән, фотографияләр. Күпләр якыннарының фотоларын кошелекка салырга ярата. Ләкин фотодагы кешеләрнең энергетикасы кошелекка акча килүне тоткарлап торырыга мөмкин.
Сувенир акчаларны да кошелектан алып куегыз. Алар байлык җәлеп итми. Киерсенчә булырга мөмкин.
Таушалган, ертылган визиткалар, кипкән чәчәк кебек әйберләр дә кошелегыгызда булмасын.
Яраклылык вакыты чыккан пластик банк карталары, уйнатылган һәм уңыш китермәгән лотерея билетлары, күптәнге чеклар да акча агымын тоткарлап торырга мөмкин.
Акча килсен дисәгез, кошелегыгыз чиста, таушалмаган булсын, аның эчендә акчалар тәртип белән ятсын.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/bay-bulasygyz-kils
http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/bay-bulasygyz-kils
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев