Узган атнада Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 14 587 очрагы теркәлгән. Бу эпидемиологик бусагадан 6 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе.
Ведомствода ачыклык керткәнчә, гриппка каршы вакцинация кампаниясе башланганнан бирле Татарстанда 639 642 кеше прививка ясаткан, шул исәптән 147 419 бала.
Роспотребнадзорда прививка ясату һәм авырудан саклану өчен хәзер иң кулай вакыт булуын искәрттеләр. Прививка куркыныч төркемнәренә керүчеләр өчен аеруча мөһим: ОРВИ белән еш авыручылар, үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары, матдәләр алмашы бозылу һәм симерү булган кешеләр, шулай ук кечкенә балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм йөкле хатын-кызлар.
Вакцинацияне беркетелгән поликлиникада бушлай узарга мөмкин.
Нет комментариев