Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер бала тимерчыбык йотып исән калган

«Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны яки якыныгызны туган көнендә заказга ясалган торт белән сөендерергә җыенгансыз икән, аның гомерен куркыныч астына куярга мөмкинсез», - дип язган «Вконтакте» социаль челтәрендә Альбина Хәкимова. Альбина интернетта «Торты на заказ" төркемендә улының туган көненә мультфильм геройлары - миньоннар белән бизәлгән тортка заказ биргән. Заказ кабул ителеп, кондитерга...

«Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны яки якыныгызны туган көнендә заказга ясалган торт белән сөендерергә җыенгансыз икән, аның гомерен куркыныч астына куярга мөмкинсез», - дип язган «Вконтакте» социаль челтәрендә Альбина Хәкимова.
Альбина интернетта «Торты на заказ" төркемендә улының туган көненә мультфильм геройлары - миньоннар белән бизәлгән тортка заказ биргән. Заказ кабул ителеп, кондитерга тапшырылган. Торт белән чәй эчкәндә, Альбинаның 2 яшь тә 10 айлык кызы тәм-томга беркетелгән баллы миньоннарның берсен ашаганда, тончыгып, елап җибәргән.
- Мин аның очлы әйбер йотканын аңлап алдым, соңыннан тимерчыбык икәнлеге билгеле булды. Баксаң, миньоннарның колаклары башына 3,5 сантиметр озынлыктагы ике очлы тимерчыбык кисәге ярдәмендә беркетелгән, әмма карап торышка, алар күренеп тормый иде, - дип язган Альбина.
Шуннан соң хастаханәдә баланың ашказаны-эчәк трактында чит предмет барлыгы ачыкланган. Дүрт көн стационарда ятып чыкканнан соң, тимерчыбык кисәге организмнан табигый юл белән чыккан.
- Куркыныч хәл булмыйча калып, безгә бәхет елмайды, дип исәпләсәк тә була. Баланың туган көне шулай «күңелле» узды. Шуңа да тортны намуссыз затлардан алып, якыныгызның сәламәтлеген куркыныч астына куйганчы, йөз кат уйлагыз, - ди Альбина.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ребенок проглатил проволоку