Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер укытучы тыңламаган өчен бәдрәфкә алып кереп баланың чәчен кискән

Краснодарның хокук саклау органнары хезмәткәрләре тыңлашмаган баланың чәчен кискән өчен шәхси үзәк педагогына зарланган хатынның мөрәҗәгатен тикшерә. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Краснодар буенча идарәсенә сылтанып хәбәр итәләр.

Полиция педагогның 9 яшьлек кызга карата  булган гамәлләрен өйрәнә. Беренчел мәгълүматлар буенча, шәхси үзәк педагогына балаларның коридор буйлап кабинетлар ишекләренә шакып, йөгереп йөрүләре ошамаган. “Ул баланы тотып алып, бәдрәфкә алып кергән һәм кайчы белән чәчен кискән”, – диләр ведомствда.  

Тәүдә педагогның кыз баланы җәзалау максатында чәчен кисүе турында социаль челтәрләрдә билгеле булган. Баланың әнисе белдерүенчә, хәзер кыз бала урамга чыгарга курка.

Чыганак: lenta.ru

https://matbugat.ru/news/?id=37414

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев