Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Бердәм Россия» Татарстан Дәүләт Советына кандидатлар исемлеген раслаячак

Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Татарстанның «Бердәм Россия» бүлеге пәнҗешәмбе көнне Казанда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә партия конференциясе уздырачак. Анда партиянең Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлеге турында фикер алышачаклар. Конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Республика партияләре конференциясенең көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү.

Партия исемлегенең кандидатлар исемлеге, шулай ук бер мандатлы округлар буенча кандидатлар исемлеге 26 майда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнде», – диделәр мәгълүмат үзәгендә.

Моннан тыш, делегатлар республика бүлегенең сайлау алды программасын раслыйлар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188364/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев