Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче канал мөрәҗәгатеннән соң Лилия Сәлахетдиноваларда үзгәреш булачак

Тумыштан остеогенез авыруы нәтиҗәсендә беренче төркем инвалид булган шагыйрә Лилия Сәлахетдиновага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фатир белән ярдәм итәчәк. Бу хакта Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

- Рөстәм Нургалиевич бу хакта хәбәрдар. Бүген иртән без сөйләштек. Якын көннәрдә без бу гаиләгә ничек тә ярдәм итә алуыбыз турында хәбәр итәрбез, - ди ул.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр  Лилия Сәлахетдинова һәм ире Ришат Тимергалиевның Беренче каналда “Мужское/Женское” тапшыруында катнашты. Берничә гаилә Мәскәүгә барып, инвалид хатын-кызлар белән яшәгән сәламәт ир-атлар тормышы турында видеотапшыру эзерләгән.

"Бу минем хыялым иде", - дип уртаклаша шагыйрә. Анда Лилия белән Ришат Тимергалиевлар фатир проблемасы турында сөйләделәр. Уллыка бала алырга теләүләрен дә белдерделәр.

Моны ишеткән тапшыруның алып баручысы Александр Гордон Беренче канал аша Президентка бу гаиләгә фатир сорап мөрәҗәгать итте.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27816

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X