Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче сыйныфка 950дән артык бала укырга керде

Көзнең һәм аның белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Ул мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балаларга да, инде мәктәптә соңгы елын укучыларга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята. Шәһәребезнең 4нче мәктәбе ишегалдында да сентябрьнең иртәсе күңелле...

Көзнең һәм аның белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Ул мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балаларга да, инде мәктәптә соңгы елын укучыларга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята.


Шәһәребезнең 4нче мәктәбе ишегалдында да сентябрьнең иртәсе күңелле ыгы-зыгыдан башланды. Иртән үк үзенә чакырып әллә кайдан ишетелерлек итеп музыка тавышы яңгырады. Аллы-гөлле чәчәкләр тоткан ата-аналарның, укучы ­балаларның һәм укытучыларның кабат белем йортына ашкынуы үзе бер тамаша. Бигрәк тә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап килүче кечкенә малай-кызларны карап торуы кызык.
Быел 4нче мәктәпнең беренче сыйныфына 42 бала килгән. Алар ике сыйныфка бүленеп, укытучылары - Минзилә Шиһапова һәм Динара Хәбибуллина җитәкчелегендә укыячак. Минзилә апалары шактый тәҗрибә туплаган, яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытуны да беренче буларак башлап җибәргән укытучы икән. Быел ул белем алырга килгән балаларны алтынчы тапкыр кабул итә, ә менә яңа гына педагогия колледжын тәмамлаган Динара апалары өчен - беренче карлыгачлары гына икән әле. Әлеге уку елында унберенче сыйныфны 24 бала тәмамлаячак.
Мәктәп яңа уку елына укучыларын кабул итәргә әзер. Җиң сызганып, күтәренке кәеф белән укыту һәм тәрбия бирү эшенә керешәсе генә.
- Мәктәбебез җылы. 2014 ел азагында җылыту системасы тулаем алыштырылды, тәрәзәләребез дә якты һәм яңа. Хәзер рәхәтләнеп кыска җиңле күлмәк, туфлидан йөрергә була, - ди укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галия Хәлимова.
Быел мәктәп түбәсен ремонтлаганнар, актлар залы да яңартылган. Мәктәптә "Бакчачы" дип аталган өстәмә курслар уңышлы гына эшләп килә икән.
- Без киләчәктә төрле сыйныф укучылары белән файдалы проектлар өстендә ныгытып эшләргә уйлыйбыз, һәр сыйныфның үз почмагын булдырып мәктәп бакчасына үз өлешен кертергә тырышачакбыз, - диде Галия Җәмилевна.
Зилә Мөдәррисова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: в лениногорске на первый класс пошли 950 детей