Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Берничек тә котылып булмаячак!..

Игътибар! Русия Федерациясендә гражданнардан бурычларын түләттерү системасы үзгәрә.

 

Атап әйткәндә, җыелган бурычларны кайтару өчен судка кадәр барып җиткәнче 30 көн вакыт бирелә, ә Суд приставларының федераль хезмәте реестрына банкларны да, коллекторларны да кертәчәкләр.

Әлеге законны РФ Юстиция министрлыгы белән Суд приставларының федераль хезмәте берлектә эшли һәм ел ахырына кадәр Хөкүмәткә кертергә тиешләр. Документка ярашлы, кулына уведомление тапшырылган көннән алып 30 көн эчендә бурычлы кеше тиешле сумманы кайтармаса, бурычны түләттерүчегә судка мөрәҗәгать итү хокукы бирелә. Бу чара гражданнарның хокукларын якларга, суд тикшерүләрен киметергә тиеш, диләр. Белмим ничек булыр.. Ә менә физик шәхесләрдән бурычларын кайтарту белән шөгыльләнүче оешмаларны суд приставлары реестрына кертү аларга байтак мөмкинлекләр ача: бурычлы кешеләргә шалтырату, уведомлениеләр җибәрү, коллекторлар хезмәтен җәлеп итү һәм башкалар.

 Бу юлларны укыгач бераз шүрләп куйдым. Чөнки коллекторлар бөтен халыкның котын алып бетерделәр бит. Исемлеккә кредит һәм микрофинанс оешмалары, ломбардлар, связь операторлары, торак- коммуналь хуҗалыкның идарә итүче компанияләре һәм башкалар да кертелә. Алар бурычлылар белән телефон аша сөйләшүнең аудио язмасын, ике арадагы язышуларны ким дигәндә 2 ел саклаячаклар. Бурычлыларга зыян салган өчен җаваплылыкларын страховкаларга тиешләр.

 Автор : Гаянова Гүзәл
Чыганак: mk.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/bernichek-t-kotylyp-bulmayachak-/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев