Безгә язалар. Таһир Шәмсуаров: Өшисеңдер, солдат туганым
Бәйрәмгә тирән мәгънәле шигырь.
Солдатка
Ничә еллар менә салкын кышта
Ил сагында уяу торасың.
Җылы өйдә җылытасым килә,
Өшисеңдер, солдат туганым.
Кулларыңа кагылып күләгәгә
Чакырасым сине килсә дә.
Һәйкәл-солдат юк, кузгала алмый
Тирләсә дә эссе челләдә!
Атна буе тоташ яңгыр яуды,
Ул чиләкләп коя бүген дә.
Ә плащың көтеп ята сине
Чит туфракта окоп төбендә.
Җиңү бәйрәмендә Ватандашлар
Хөрмәт белән сиңа күз ата.
Толлар ире чалымнарын эзли,
Сөйгән ярга кемдер ошата...
Илгә Җиңү алып кайткан солдат
Хәтерләрдә мәңге яшәрсең.
Чәчәк бәйләмнәре салган мәлдә
“Рәхмәт!”- диеп гуя дәшәсең.
Җитмеш җиде ел менә салкын кышта
Ил сагында уяу торасың.
Өйгә кайтыйк, җылытасым килә,
Өшисеңдер, солдат туганым!..
ТАҺИР ШӘМСУАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев