Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Безнең Булат" – ярдәм итә һәрчак

Авыл фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче ир-атлардан районда бердәнбер ул. Сүзем Зәй-Каратай авылындагы ФАП мөдире Булат Хәйруллин турында. Медицина өлкәсендә 34 ел хезмәт куя ул. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач, ике ел шәһәрдәге ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшләп ала, аннан хәрби хезмәткә алына. Анда хәрби фельдшер вазифасын башкара. Ә инде армиядән кайткач авылга...

Авыл фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче ир-атлардан районда бердәнбер ул. Сүзем Зәй-Каратай авылындагы ФАП мөдире Булат Хәйруллин турында.


Медицина өлкәсендә 34 ел хезмәт куя ул. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач, ике ел шәһәрдәге ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшләп ала, аннан хәрби хезмәткә алына. Анда хәрби фельдшер вазифасын башкара. Ә инде армиядән кайткач авылга кайтырга ниятли. Шулай итеп, 32 ел дәвамында Зәй-Каратай һәм туган авылы Үзбәк кешеләренең сәламәтлеген кайгырта.
-Мәктәпне тәмамлыйсы елны сыйныф җитәкчесе Кәримә апа Фәтхуллина яныма килде дә: "Булат, кая укырга керим икән дип баш ватма, авыл хуҗалыгы өлкәсен яисә медицинаны сайла", диде. Минем исәп хәрби комиссарга уку. Әмма әлеге һөнәр иясе булырга язмаган күрәмсең, укырга керә алмадым. Авылга кайтып күпмедер вакыт узгач, укытучымның сүзләрен искә төшереп, Бөгелмәгә киттем. Медицина училищесына укырга кердем, - ди Булат Галиуллович.
Беренче эш көненнән үк ул әлеге һөнәрне сайлап ялгышмавын аңлый. Авырганнарны терелтү, ярдәм кулы суза алуы - аңа зур канәгатьләнү хисе бирә. Авыл фельдшеры эшенең нечкәлекләрен өйрәтүче, остазы дип Тәскирә апа Хөҗҗәтованы атый. Утыз өч ел фельдшер-акушер хезмәтен башкарган кешедән шактый тәҗрибә тупларга өлгерә ул. Аннары үзе белгәннәрне 18 ел кул астында акушер-балалар шәфкать туташы булып эшләүче Нәкыя Шәйдуллинага өйрәтә. Әлеге шәфкать ияләре көнен дә, төнен дә, ял яисә бәйрәм көннәре булуга карамастан, авыруларга ашыга.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 29 апрель, 2015 ел, 31 нче номер саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фельдшер