Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең пенсионерлар сынатмады

3 октябрьдә Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Өченче яшь» республика пенсионерларының спартакиадасы узды.

 

 

Спартакиадада лениногорскилылар һәм  Татарстанның  шәһәр һәм районнарыннан спортчылар катнашты. Спартакиадада катнашучылар өстәл теннисы, катнаш эстафета, йөзү, дартс, скандинавия йөреше һәм пуля белән ату буенча көч сынаштылар.

Безнең район пенсионерлары ярышларда сынатмады. Әйтик, йөзү буенча ир-атлар арасында Владимир Свежинкин беренче урынны алды, хатын-кызлар арасында Любовь Гыйләҗева җиңүче булды.

Өстәл теннисы буенча Николай Фадеев өченче урынга лаек булды, Марина Сафина 6нчы урында.

Пуля белән атуда өченче урынны Надежда Долматова алды.

Ярышлар җиңүчеләре һәм катнашучылары диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Спартакиадада Лениногорск  муниципаль районы командасы 5 урынны яулады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев