Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең районнан ерак түгел машинада калган ике хатын-кызны һәм аларның этләрен коткарганнар

Татарстанда сүнеп калган машинада калган ике хатын-кызны һәм аларның этләрен коткарганнар. Алар сүнгән машинада калып туңган.

 

Бүген иртәнге сәгать биштә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Әлмәт районында Иске Суркино һәм Яңа Суркино бистәләре арасындагы юлда җиңел машина юл кырыена төшеп китүе турында хәбәр килгән. Машинада кешеләр туңуы турында да хәбәр булган.

Һәлакәт урынына килгән коткаручылар автомобильдә 31 һәм 36 яшьлек хатын-кызларны һәм ике этне тапкан. Аларга ярдәм күрсәткәннәр һәм ашыгыч хезмәт машинасында җылытканнар.

Юл кырыена төшеп киткән автомобильне  чыгарганнар, шунда ук ремонтлап кабызганнар. Аннары коткаручылар хатын-кызларны этләре белән бергә якындагы торак пунктка кадәр озаткан.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X