Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең якташларыбыз легендар Җиңү парадында катнашкан

1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда легендар Җиңү парады узды, анда Лениногорскидан да якташларыбыз катнашты. Бу хакта Туган якны өйрәнү музее хәбәр итә.



Парадта катнашучы кандидатларны бик сайлап кына алганнар. Беренче чиратта батырлык күрсәткән, хәрби бүләкләре булган хәрбиләр алынган.

Безнең өч якташыбызга 1945 елда Мәскәүдә узган Җиңү парадында катнашырга туры килгән, алар: Әхмәт Шафикович Нәҗмиев, Григорий Иванович Никишин, Самат Салахович Садриев.

Лениногорск Туган якны өйрәнү музее фондында аларның документлары, кительләре, фотолары, бүләкләре, шәхси әйберләре саклана.

 

Фотолар: Туган якны өйрәнү музее сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев