Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн

2 сентябрьдә илебездә федераль закон нигезендә 2010 елдан бирле Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм ике дөньякүләм хәрби-сәяси коалиция арасындагы иң зур сугыш 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр - 6 ел дәвам иткән. Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе...

2 сентябрьдә илебездә федераль закон нигезендә 2010 елдан бирле Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм ике дөньякүләм хәрби-сәяси коалиция арасындагы иң зур сугыш 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр - 6 ел дәвам иткән.
Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе турындагы актка (хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен аңлаткан документка) имза салына. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң күп югалтулар китергән сугыш елъязмасының соңгы битенә нокта куела.
Россия дәүләте тарихында Икенче бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Фаҗигасе, колачы һәм күп милләтле халкыбызның Гитлер һәм аның тарафдарларына каршы коалиция илләре белән берлектә ирешкән данының бөеклеге ягыннан дөнья күләмендә аңа охшаш сугыш шуңарчы булмаган. Миллионнарча халык, олысы-кечесе - барысы да фронтларда һәм тылда бер йодрык булып Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзен аямый тырышкан.
Тарихтан билгеле булганча, илебездә Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда тәмам булса да, сугыш әле аннан соң да дәвам итеп, хәрбиләребез һәлак булган. Ерак Көнчыгышта күп миллионлы Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителеп, Япониядә милитаристик режим бәреп төшерелгәннән соң гына, дөньяда озак елларга ныклы тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык нигезе салынган.
Белешмә өчен. Башта бәйрәм Японияне җиңү көне буларак СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 3 сентябрендә, Япония капитуляцияләнгәннең икенче көнендә, гамәлгә куелган. Еропа, Азия һәм Африка - 3 кыйтганың 40 дәүләте территориясен колачлаган, шулай ук Атлантик, Тын, Һинд, Төньяк Боз океаннарында барган сугышка 61 дәүләт тартып кертелгән, кеше ресурслары 1,7 миллиардтан артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вторая мировая война