Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген кич балалар Евровидениесендә катнашучылар өчен онлайн-тавыш бирү башлана

Бүген кич «Балалар Евровидениесе — 2019» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүнең беренче этабы ачылачак, Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

 

Быелгы бәйгедә Россияне Татьяна Меженцева һәм «Ты супер!» һәм «Детская Новая волна» проектлары җиңүчесе Ооржак Денберел тәкъдим итә. Алар дуэт җырлаячак. Конкурс кагыйдәләре буенча быел һәр ил үзе өчен тавыш бирә ала.

«Россиядән кечкенә катнашучылар өчен 22 ноябрьдән 22.00 сәгатьтән 24 ноябрьгә 16.55 сәгатькә кадәр конкурсның рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин», диелгән хәбәрдә.

Конкурс 24 ноябрьдә Польшаның Гливице шәһәрендә уза. «Карусель» һәм «НТВ» каналларында 18.00 сәгатьтә туры эфирда трансляцияләнә.

Тавыш бирүнең икенче этабы соңгы җырны башкарганнан соң ачыла һәм 15 минут дәвам итә.

  •     «Балалар Евровидениесе» 2003 елдан бирле ел саен уздырыла. Анда Европа тапшырулар берлегенә керә торган илләрдән 15 яшькә кадәрге башкаручылар катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/22/197398/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев