Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Мәскәүдә Әгъдәс Борһановны соңгы юлга озаталар

Мәскәү татарларының иң өлкән вәкилләреннән берсе, тарих фәннәрне докторы 8 ноябрьдә 99нчы яшендә вафат булды.

Бүген Мәскәүдә тарих фәннәрне докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһановны соңгы юлга озатачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

12.45 сәгатьтә галимнең туганнары, аның белән фәнни хезмәтләре аша таныш булган кешеләр мәрхүмне соңгы юлга озату өчен Н.Э.Бауман исемендәге 29нчы Дәүләт клиник хастаханәсе янында җыелачак.

8 ноябрьдә Мәскәү татарларының иң өлкән вәкилләреннән берсе булган Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булды. Галимнең 300гә якын фәнни хезмәте һәм унбишкә якын китабы дөнья күргән.
Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен Әгъдәс Борһанов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 15 медаль белән бүләкләнгән. 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/10/174879/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев