Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән
Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.
Кытайның Цзянсу провинциясендә яшәүче ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.
Чен фамилияле ир дәваханәгә декабрь башында эләгә. Кытайлының хатыны сөйләвенчә, иягендәге бетчәне сыткач, иренең хәле кискен начарая. Ченның тән температурасы күтәрелә, тын алуы авырлаша, авызы кызарган һәм шешкән. Коты очкан хатыны ирен табибка алып килгән.
Тикшеренүдән соң медиклар иргә икеяклы пневмония диагнозы куя. Аны реанимация бүлегенә салалар. Бер ай яткач кына аның хәле тотрыклана. Ченны әле булса гади палатага күчермиләр.
Бетчәсен сыткач, пациент авыз куышлыгында инфекция пәйда булган, ди Ченны дәвалаучы табиб. Инфекция сулыш алу юллары буйлап аска төшкән һәм икеяклы пневмониягә, үпкәләр коллапсына китергән, дип яза Өмет.
Табиб биттәге бетчәләрне беркайчан да үзаллы сытмаска чакыра. Аеруча – “үлем өчпочмагында” ( битнең борын очыннан алып иреннәрнең ике ягына кадәр өлешендә).
Чыганак: Lenta.ru
Фото: temperaturka.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев