Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Блокададагы Ленинградны саклаучыларга һәм анда яшәүчеләргә 50 мең сум түләячәкләр

«Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия гражданнары бер вакытлы 50 мең сум күләмендә акча алачак.

Бу указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Түләүне безнең ил территориясендә яшәүче Россия гражданнары, шулай ук Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровьеда яшәүчеләр алачак.

Указ имза куйган көннән, ягъни 17 сентябрьдән үз көченә керә. 

Хөкүмәткә чыгымнарны финанслауны тәэмин итү, түләүне башкару тәртибен һәм шартларын билгеләү йөкләнде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев