Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Большаков: Татарстанда халыкның 90 проценты милләтара тотрыклылыкны билгели

Татарстанда яшәүче 90 процент кеше республикадагы милләтара тотрыклылыкны билгели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, , КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков әйтте.

 

“Татарстанлылар өчен милләтара бердәмлек проблемалары, конфессияара түземлек әһәмиятле мәсьәлә булып кала. Безнең тикшеренүләр буенча, бу өлкәдәге тотрыклылыкны 80-90 процент кеше билгели. Бу саннар этник һәм дини тотрыклылык турында сөйли. Монда республикада яшәүчеләр арасында тулысынча бердәмлек бар”, - диде спикер.

Большаков сүзләренчә, сайлаучыларның күбесе өчен социаль проблемаларны хәл итү әһәмиятле булып тора. “Татарстанда халык фикерен өйрәнүләр күрсәткәнчә, кешеләрне бәяләрнең үсүе, хезмәт хакларының түбән булуы, коммуналь түләүләрнең артуы борчый. Тулаем алганда, башка төбәкләргә хас булган гадәти әйберләр. Милли телләр белән бәйле проблемалар булганын беләбез. Әмма, бигрәк тә сайлау кампаниясе чорында, беренче урынга социаль проблемалар чыкты”, диде ул.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193174/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев