Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» республика фотоконкурсының беренче ике җиңүчесен игълан иттеләр.
Алар Алексей Афаныкин һәм Евгений Кондаков булды - аларга iPhone 17 смартфоны бүләк ителде. Җиңүчеләр турныда мәгълүмат «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә чыга.
Конкурс 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә уза. Анда Татарстаннан теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.
Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала.
Нет комментариев