Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәрәңге базында үлгәннәр

Чиләбе өлкәсенең Магнитка поселогында 3 өлкән кеше һәм бер үсмер черегән бәрәңге парыннан агуланып якты дөнья белән хушлашкан. Чакыру буенча килгән МЧС хезмәткәрләре шәхси йорт базында мәрхүмнәрнең үле гәүдәсенә тап булган.

 

Фәнни- тикшеренү институтының токсикология бүлеге хезмәткәрләре мондый агуланулар белән беренче тапкыр очрашуларын әйтә.

– Бездә баз тибындагы зур булмаган ябык биналарда буяу эшләре башкарганда агуланып кома хәлендә калган пациентлар бар. Ә менә черек бәрәңге парыннан агуланучыларны күргән юк иде әле. Минем бәрәңге черегәндә үлемгә китерә торган газ бүленеп чыгуы турында ишеткәнем юк. Ләкин теория буенча караганда, бәләкәй бинада, әгәр ул җилләтелмәсә, һава йөреп тормаса, мондый хәлнең булуы бик мөмкин. Бу агуланудан бигрәк, кислород җитмәү сәбәпле гипоксия хәләтенә дучар булу,- ди институтның токсикология бүлеге җитәкчесе Алексей Лодягин.

 Автор : Гаянова Гүзәл
Чыганак: Доктор Питер
Фото: imag.one

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/b-r-ge-bazynda-lg-nn-r/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев