Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу атнага йолдызлар фаразы чынга ашыр дип ышаныйк

КУЧКАР (21.03-20.04) Бар проблемаларны да берьюлы хәл итеп бетерергә тырышмагыз. Һәрберсе үз җае белән хәл ителәчәк.Үзегезнең характерыгызга, эшләнгән эшләрегезгә анализ ясагыз. Һәр кешенең уңай һәм тискәре якларын күрергә өйрәнегез. Ялларны өйдә тынычлыкта үткәрегез. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05) Киләчәккә төгәл планнар төзүчеләр өчен бигрәк тә уңай вакыт: алдан күрү сәләтегез, эчке сиземләвегез көчәя. Эш,гаилә, дуслар-барысы да үрелеп бара. Бу атна сезнең өчен авыр аерылышулар чоры булыр кебек. Сез мөнәсәбәтләрне тизрәк өзәргә теләгән кешенең араларны сакларга тырышуы сизелер... Вакытыгызның күп өлешен саф һавада, хәрәкәттә үткәрергә тырышыгыз: бу сәламәтлегегезгә уңай тәэсир итәчәк.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)  Бу атнада игезәкләр өчен диваннан күтәрелеп нәрсәдер эшләү, аеруча яңа эшләргә тотыну бик авыр тоелыр. Ләкин барыбер торырга, эшләргә кирәк булачак.Үткәннәр белән яшәүчеләргә алга карарга, яңа хисләр турында уйларга киңәш ителә.Күптәнге танышыгыз белән романтик очрашу булуы мөмкин. Яңа ел алды мәшәкатьләреннән арып китәрсез.Ләкин спиртлы эчемлекләрдән дәва эзләмәгез.

КЫСЛА (22.06-22.07) Декабрьдә башланган яңа мөнәсәбәтләр-хисләр ныклы, озайлы булыр, шуңа да яңа танышыгызга игътибарлырак булыгыз. Бу ай кыслаларга бик күп планнарын тормышка ашырырга булышыр, ләкин моның өчен аларга бик тә тырышырга туры киләчәк. Эшегезне үзегез башкарырга тырышыгыз, ярдәм сорамагыз. Эштә,тормышта,мәхәббәттә уңышлар  көтелә.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга тормышта үзләренең мөһим урын алып торуларын кат-кат дәлилләргә туры киләчәк. Әйләнә-тирәдәгеләрне сезнең ни-нәрсәгә сәләтле булуыгыз кызыксындырыр, шуңа да белгәнегезне күрсәтергә җаен табыгыз. Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Шәхси тормышны көйләр өчен яхшы вакыт.Тормышыгызга романтика кертегез.
 

КЫЗ (23.08-22.09)   Күп хыялларыгызның чынга ашмаячагын аңларсыз, аның урынына, яңа максатлар куеп, шуңа омтылу башланыр.Күп нәрсәләр бу чорда сезнең  нервыгызга тияр, ләкин нәрсә уйлавыгызны турыга бәреп әйтергә ашыкмагыз, мөнәсәбәтләрне җайга салу соңыннан бик авыр булачак. Гаилә һәм өйдәге мәсьәләләрне уңай якка хәл итү өчен менә дигән вакыт.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) Сезгә бу чорда үз күзләрегезгә һәм интуициягезгә ышанырга туры киләчәк. Ышаныч яулый алмаган кешеләргә игътибарыгызны әрәм дә итмәгез. Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен бик тә тырышырга туры киләчәк.Якыннарыгызга игътибарлырак булу мөһим. Аларның ышанычын акларга һәм биргән вәгъдәләрегезне үтәргә тырышыгыз, юкса араларыгыз салкынаер.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга әйләнә-тирәдәгеләрне артык тыңлап бармаска киңәш итә йолдызлар.Бу чорда якын кешегезгә сезнең ярдәм, акыллы киңәшләрегез кирәгер. Мөнәсәбәтләре-мәхәббәтләре әле бөреләнеп кенә килгәннәргә холыкларын тезгендә тоту киңәш ителә.Керемнәрегез аз булу сәбәпле, чыгымнар турында алдан уйлагыз.

УКЧЫ (23.11-21.21) Конфликтка кергәнче, укчыларга  үзләренең һәр сүзен һәм хәрәкәтен анализларга киңәш ителә, юкса уйламый әйткән сүзләрнең үзегезгә үк зыян китерүе мөмкин.Хис-тойгыларыгызны яшермәгез, нәрсә уйлавыгыз турында ачыктан-ачык әйтегез. Сөйгәнегезнең артык тартынучан булуын җылы карашыгыз һәм иркәләүләр белән эретегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә төрле гайбәтләр һәм аларның нәтиҗәләре белән очрашырга туры килер. Йолдызлар сезгә начар уйлы кешеләрдән ерак торырга, алар белән конфликтка кермәскә киңәш итә. Икенче яртыгыз белән килеп туган аңлашылмаучанлыкларны тавышсыз хәл итегез, юкса балаларны гына түгел, өлкән туганнарны да куркытуыгыз мөмкин.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга үзләренең көч-мөмкинлекләрен барларга һәм алга реаль максатлар куярга киңәш ителә. Артык зур планнарга алынмавыгыз хәерле, алар артык күп көч таләп итәчәк.Шәхси мөнәсәбәтләргә килгәндә, сөясез икән, турысын әйтегез, юк икән, шулай ук. Елның соңгы ае матур хатирәләргә бай булмакчы...

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга алга куелган бурычларны үтәү өчен тырышырга кирәк.  Күбрәк эшләгән саен керемегез дә артыр. Ерак арага сәяхәткә чыгарга туры килер, анда күп яхшы кешеләр белән аралашачаксыз.Шәхси тормышыгызда сезгә көчле хисләр һәм кызыклы вакыйгалар җитешми кебек, ләкин... кызык эзләп, төрле шикле хәлләргә тарудан сакланыгыз. Бу атнада дошманнардан һәм күңелгә ошамаган кешеләрдән читтәрәк торырга киңәш итә йолдызлар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев