Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнадагы барлык вакыйгалар да сездән яхшылап үлчәп, дөрес нәтиҗә ясауны таләп итә. Вакытыгызны тынычлыкта үткәрегез. Җитәкчегезгә уй-кичерешләрегез турында уйлап сөйләгез. Бәхәскә керергә яратучы кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз.


 
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, үзегезгә кызык булган эшләр белән генә шөгыльләнергә тырышып карагыз әле. Күңелегез күтәрелеп киткәнен, канәгатьлек хисе биләп алганын сизми дә калырсыз. Төп игътибарны гаиләгегезгә юнәлтегез. Якыннарыгызга сезнең мәхәббәт җитеп бетми.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә атна буе яхшы кәеф гарантияләнә. Барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга омтылыгыз. Эшлекле киңәшмәләр, очрашулар үткәрү отышлы һәм керемле булыр. Юк-барга акча сарыф итмәгез, ахырдан үкенергә калмагае.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, шуны исегездә тотыгыз. Дус бар, дошман бар дигәндәй, бөтен кешегә дә ышанып бетмәгез. Эштә һәм укуда остазларыгызның киңәшләренә колак салыгыз. Ял көннәрендә сөйгәнегездән сюрприз алуыгыз ихтимал.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны эш урынында гел яхшы хәбәрләр генә көтми. Күңелсезлекләр туу ихтимал. Әмма куркып калырга кирәкми.  Хезмәттәшләрегезгә бар нәрсәне дә сөйләргә тырышмагыз. Югыйсә ялгышуыгыз бар. Көзге депрессиядән котылу юлларын эзләгез.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, кичә  куйган максатларыгыз бүген актуаль түгел. Вәгъдә биргәнсез икән, сүзегездә торыгыз. Тормышыгызда кискен үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Һәр яңалыкка әзер торыгыз.Әлегә сәламәтлекне ныгыту комачау итмәс.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә бөтен игътибарын сәламәтлеккә юнәлтергә кирәк. Эштә барын да үз җилкәгезгә алырга тырышмагыз. Әлегә сезгә ял итәргә кирәк.Төп игътибарны гаиләгегезгә юнәлтегез. Якыннарыгызга сезнең мәхәббәт җитеп бетми.
 
ЧАЯН (24.10-22.11)нарны эш урынында гел яхшы хәбәрләр генә көтми. Күңелсезлекләр туу ихтимал. Хезмәттәшләрегезгә бар нәрсәне дә сөйләргә тырышмагыз. Вакытыгызны гаиләгегезгә юнәлтегез. Ял коннәрендә кунаклар килүе ихтимал.

УКЧЫ (23.11-21.12) лардан сөйгәннәренә карата сабыр һәм игътибарлы булу сорала. Гаиләдә күңелсезлекләр туарга мөмкин. Бәлки романтик кичә үткәреп, хисләргә ялкын өстәргәдер. Кешеләр белән аралашыгыз, әйтеп бетергесез күңел рәхәтлеге алырсыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр үткән һәм киләчәк арасында. Барысы да сезнең кулыгызда. Җитәкчегез белән бәхәсләшмәгез. Юкка-барга акча сарыф итмәгез. Сездә бар өмете булган кешеләрнең ышанычын акларга тырышыгыз. Ашыкмаска, сабыррак булырга, уйлап эш итәргә киңәш ителә.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, киләсе көнең нинди булачак икәне хаталы сүзләрдән мантыйк эзләүгә түгел, ә бүгенге көндә ниләр эшләвегезгә бәйле. Бәлки, яңа кешеләр белән танышырсыз. Бу атна киеренке хәлләргә бай, усал җитәкче сезгә карата йомшарыр, яисә дошманлашкан күршегез белән уртак тел табарсыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар, барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга омтылыгыз. Эшлекле киңәшмәләр, очрашулар үткәрү отышлы һәм керемле булыр. Һәр сынауга аек акыл һәм позитив кәеф белән карагыз. Шул вакытта гына барына да җиңел ирешерсез һәм уңыш яуларсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев