Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу кыз Гиннесс рекордын узып киткән — 12 яшьтә аның буе 189 сантиметр

Англиядә яшәүче 12 яшьлек кыз дөньядагы иң озын кыз булып исәпләнә. Софи Холлинсның буе 189 см. Өендә ул түшәмгә кадәр җитә, ә мәктәптә классташларыннан ике башка биегрәк.

Хәзерге вакытта укучы кыз үзенең буе белән канәгать, әмма тагын да озынрак булырга теләми, дип яза https://life.ru

Гиннесның рекордлар китабына эләксә дә, Софи тиешле операция узганнан соң, ул үзен үсүдән туктармын дип өметләнә. Чөнки табиблар аңа тормыш өчен куркыныч тудыручы диагноз куйган — Марфан синдромы. Бу генетик авыру, ул организмның тоташтыргыч җепселләрен зарарлый, шуның нәтиҗәсендә эчке әгъзаларның эшчәнлеге бозыла һәм экстремаль үсүгә китерә.

Алты яшендә Софиның буе 147 см булган, ә инде тагын дүрт елдан — 155 см. Табиблар үсүдән туктатыр өчен, баланың тезләренә һәм гормоннарга операция ясаган инде.

Фото © Helen Yates / Platform Press

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев