Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Россиядә 1 миллионнан артык кеше ана капиталы алачак

2020 елда Россиядә 558 меңнән артык кеше – беренче, тагын 551 мең кеше икенче балага ана капиталы алачак. «Демография» илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Sputnik радиосы РФ вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән хәбәр итә.

 

«Безнең фаразларга караганда, 2020 елда әлеге чарадан бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен – 558 меңгә якын, икенче бала өчен 551 меңгә якын кеше файдалана алачак», - диде Голикова «Бердәм Россия» партиясенең югары советы бюросы утырышында.

РФ вице-премьеры искәртеп үткәнчә, 2020 елда ана капиталы түләү өчен барлыгы 122,4 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Якын елларда аның күләме арта барып, 300 миллиард сумга җитәчәк.

Голикова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ана капиталы алудан тыш, 2020 елда Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге максатларга бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X