Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел 77 яшьлек бабакай да БДИ тапшырган

1941 елның 18 гыйнварында туган ир профильле математика һәм физика буенча имтихан тапшырган.

Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, быелгы Бердәм дәүләт имтиханының иң өлкән катнашучысына 77 яшь.
Югары икътисад мәктәбенең Мәгарифнең сыйфатын мониторинглау үзәге фәнни җитәкчесе, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең элекке башлыгы Виктор Болотов сүзләренә караганда, сынау тоткан ир үзен тикшереп карарга теләгән.
Аның әйтүенчә, өлкән яшьтәге кешеләр имтиханнарны күбесенчә югары уку йортына керү өчен тапшыра. “Университетка өлкән яшьтәге кешеләрнең укырга керүенә бәйле мисаллар юк түгел. Русия вузларында 60 яшьлек студентларның белем алуын беләм”, - ди эксперт.

kiziltan.ru
Фото: ( Мәгариф министрлыгы сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев