Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел беренче бөтендөнья шахтерлар Сабан туе узачак

Кузбасс җитәкчесе ТР Президентына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Быел 26-27 июньдә Кемеровода Бөтендөнья беренче шахтерлар Сабан туе узачак. Бу хакта IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачу чарасында ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

«Татар халкының тарихын карасак, шахтерлар шундый күп. 1920-1930 елларда татар халкы Кемеровода, Луганск, Донецк, Казахстанда шахталарда тырышып эшләгән. Кузбасс җитәкчесе безнең Президентка, „быел Кузбассның 300 еллыгы, күпме татар шахтерлары бар, Кузбасста шахтерлар Сабан туе уздырыгыз әле“ дигән мөрәҗәгать белән чыккан», — диде ул.

Ул республика Президенты бурыч куйганын, әле бер атна элек кенә шунда очрашып кайтканнарын әйтте.

«Шахтада татар халкы да лаеклы урын алганын күрсәтергә телибез. 40 меңнән артык татарга рух биреп кайтырга ниятлибез», — диде Васил Шәйхразиев.

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/31-03-2021/byel-berenche-b-tend-nya-shahterlar-saban-tue-uzachak

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев