Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел кыш нинди булыр?

Миләшкә карап кышны фаразлау әкият, ди халык синоптигы.

Мәскәүдә беренче кар яуган да инде.

Россия гидрометерология үзәге мәгълүматларына караганда, октябрь һәм ноябрь аеның температура күрсәткечләре нормада булачак. Тотрыклы кар катламы ноябрьнең уртасында барлыкка киләчәк, – дип хәбәр итте безгә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Быелгы октябрь ае явым-төшемнәрнең күләме аз булу белән истә калыр, мөгаен. 18 көнгә нибары 1 миллиметрдан да азрак явым-төшем булган. Ә норма буенча ул 50 мм булырга тиеш.

– Кышның ничек булачагын алдан әйтеп булмый. Әмма декабрьдә һава температурасы нормадан түбәнрәк, ягъни салкынрак булыр дип көтелә, – ди Тимур Әүхәдиев.  

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров, быел кыш салкын булырга охшамаган, ди. Ноябрьдә әйбәт кенә кар явачак, әмма ул ай ахырына – декабрь башына эреп бетәчәк икән.

– Карлы яңгыр яву ул әле кыш җитә дигән сүз түгел. Октябрь аенда андый гына хәлләр була. Элек октябрь башында да кар төшкәләгәне бар. Үземнең күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, 29 октябрьгә кадәр көннәр матур күрсәтә. Бакча башындагы су коңгызлары да ашыкмый. Кыш җитәсе булса, алар бик ашыгып эшли башлый. Суыклар якынлашасы булса, кискән агачны бик тиз ташып бетерәләр алар. Шуның белән кышка запас туплыйлар. Әллә кышы җылы киләсе булганга каударланмыйлармы икән дим. Суган белән сарымсак кабыгы да бик юка. Бу да кышның салкын булмаячагына бер ишарә кебек, – ди ул.

– Алай дисәң, быел миләш күп. Миләш уңган елны кыш салкын килә дигән сынамыш та бар бит әле, Рәис абый.

– Анысы аның әкият кенә. Узган ел миләш булмады, кыш салкын иде. Ул бер елны була, икенче елны булмый. Миләш уңган елны арыш чәчсәң әйбәт була дигәне чынлап та хак. Үткән елны миләше дә, арышы да яхшы булмады. Яңгырлар булгач, быел арыш әйбәт тишелеп калды.

Рәис абый умартачы да әле. Кышның ничек киләсен ул бал кортларының ояларын ничек ябуларына карап та фаразлый. Оядагы бөтен тишекне яхшылап томалап, һава керсен өчен, кереп йөрергә бер кечкенә генә ара калдырсалар, кыш салкын була дигән сүз. Әлегә көннәр җылы, кыш турында уйламыйлар әле алар. Кортлар кебек сизгер җан иясе юк, табигатьне кешеләргә караганда яхшырак беләләр, ди халык синоптигы.

 

Фото: pixabay.com

http://shahrikazan.ru

 http://bavly-tat.ru/news/ava-toryshy/byel-kysh-nindi-bulyr789

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X