Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Соль-Илецкта ял итү күпмегә төшәчәк?

Сез дә быел төзекләндерелгән курортка барырга җыенасызмы?

Соль-Илецкның билгеле тозлы күлләрен Израильдәге Үле диңгезнең «үзебездәге аналогы» дип атыйлар. Чыннан да, күпләр аның организм өчен файдалы булуын билгели. Әлеге курорт берничә көн элек кенә ремонтан соң ачылды. Быел анда ял итү күпмегә төшәчәк соң?

Соль-Илецкта «Соленые озера» курортына килергә теләүчеләр өчен төрле вариантлар бар. Курортка бару, кунакханәдә яшәү, шулай ук иртәнге һәм төшке аш, гид һәм күңел ачу программасы белән урындагы истәлекле урыннар буенча экскурсияләрне үз эченә алган тулы турга заказ бирергә мөмкин. Барлыгы өч көн һәм өч төн эчендә бер кешегә бу күңел ачу программасы якынча 6 мең сум һәм аннан да кыйммәтрәккә төшәчәк. Барысы да сезнең кунакханәдә нинди номер сайлавыгызга бәйле: эконом-классмы ул, яки люксмы.

«Соленые озера» курорты территориясенә керү түләүле. Керү билетының бәясе быел һәр кешедән 300 сум тәшкил итә. 7 яшькә кадәрге балаларга — бушлай. Курорт администрациясендә аңлатуларынча, бу суммага хәзер яр буендагы «лежак»ларны арендалау да керә. Анда алар барлыгы өч меңнән артык урнаштырылачак.

Әгәр дә оештырылган тур сезгә кирәк түгел икән, кунакханә яисә гаилә коттеджын броньларга мөмкин. Күл тирәсендә бик күп мини-кунакханәләр һәм төрле уңайлыклары булган шәхси йортлар бар.

Йорттагы бүлмәләрнең санына һәм өйдәге теге яки бу уңайлыкларга карап, яшәү тәүлегенә 300-500 сумга төшәчәк. Иртәнге һәм төшке ашлар бу суммага керми, алар өчен аерым түләргә кирәк.

Бу акчага хуҗалар, кагыйдә буларак, душ, бәдрәф, койка-урын гына түгел, цивилизациянең микродулкынлы мич һәм Wi-Fi кебек башка уңайлыкларын да тәкъдим итә. Һәр коттеджда диярлек шашлык кыздыру өчен мангал зонасы һәм пылау пешерер өчен казан бар.

http://saby-rt.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/byel-sol-iletskta-yal-it-kpmeg-tshchk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X