Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел җылылык өчен ничек түләячәкбез

Татарстанда җылылык бирү сезоны башлану белән, коммуналь хезмәтләргә түләү күләме күзгә күренеп арта.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин:

«Сентябрьдә җылылык биргәндә, түләү документларында (октябрьдә киләчәк) „җылылык бирү“ юлында сентябрьдә күпме җылылык кулланылганлыгы күрсәтеләчәк. Йортта исәпләгеч приборлар урнаштырылмаса, хезмәт өчен нормативлар буенча түләргә туры киләчәк. Нормативлар җылылык бирүнең 8 айлык чорыннан чыгып исәпләнелә», — ди ул.

Министр, гадәттә кышның иң суык айларында — гыйнвар һәм февральдә җылылык өчен иң күп түләргә туры килә, дип искәртә.

Быел 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән җылылык энергиясенә бәяләр үзгәрмәгән. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар киләсе елның 1 июленнән артачак.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев