Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм өлешендә лениногорскилылар дәүләт бүләкләре алды (ФОТОЛАР)

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига эшлекле сәфәре вакытында юбилей чараларында катнашты.



Шәһәрнең “Юбилейный” паркында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Президент Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәмнәр белән тәбрикләп, үз чыгышларында Лениногорск турында сөйләделәр. Безнең шәһәр Татарстанда беренче нефть табучы район буларак билгеле. Биредә уңган-булган халык яши.

Президент  үз чыгышында предприятие ветераннарын һәм районда яшәүчеләрне моннан 75 ел элек илдә иң зурлардан саналган нефть чыгару үзәген формалаштырулары белән котлады.

«Бүгенге көндә Татарстан – илнең иң төп нефть чыгару үзәкләре һәм сәнәгый яктан нык үскән төбәкләреннән берсе. Монда «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе хезмәткәрләренең дә өлеше зур», - диде ул.

Аның әйтүенчә, «Татнефть» структурасына керә торган «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе ел саен 3 миллион тоннадан артык «кара алтын» чыгарып, нәтиҗәле нефть табуны тәэмин итә, районны социаль яктан үстерү буенча гаять зур эш башкара һәм хәйрия проектларында актив катнаша. «Боларның барысы да Лениногорск халкының тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән», - диде  Рөстәм Миңнеханов.

Бүген күп кенә лениногорскилылар дәүләт бүләкләре алды. Араларында нефтьчеләр, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр,  җирле үзидарә тармагында, китапханә системасында, мәгариф тармагында эшләүчеләр бар иде.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев