Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытырга ярамый

Алдагы еллардан күренгәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар вакытында ут белән бәйле хәвеф-хәтәрләр артып китә. Моның аңлатырлык сәбәбе дә бар билгеле, бу чорда төрле пиротехник эшләнмәләр, фейерверклар, ракеталар, бенгаль утларын куллану шактый арта.

Бүгенге көндә  балаларны  нәрсә беләндер гаҗәпләндерү кыен,  шуңа күрә әти-әниләр бәйрәм алды ыгы-зыгысында  алар өчен бүләкләр эзли башлый. Һәм менә күзләре матур тартмаларга салынган петарда һәм мини-салютларга төшә. Гадәттә, аларның инструкциясе кытай яки инглиз телләрендә була.  Кытайдан килгән товарлар белән даими мөнәсәбәттә торсак та,  һәркемнең  бу телне  белүе  шик калдыра, шунлыктан үз интуицияңә ышанып эш итәргә туры килә. Кызганыч, еш кына бу күңелле башланган эшнең дәвамы ашыгыч ярдәм, хастаханәгә барып тоташа: колак пәрдәсе ертылу, күзләр җәрәхәтләнү, тән пешү һәм күпчелек  очракта  бу фаҗига балалар белән килеп чыга.

Исегездә  тотыгыз:

- Пиротехник эшләнмәләрне бары тик кибетләрдән генә сатып алырга кирәк,  аның сертификаты һәм инструкциясе  рус телендә булырга һәм ул тартманың өстенә ябыштырылган кәгазьдә түгел, ә тартманың үзенә язылган булырга тиеш;

- Юнь бәядән яки  төргәк-тартмасына зыян килгән товарны сатып алудан баш тартыгыз, төргәк эчендә ни көткәнен берәү дә белми;

-Махсус кибетләрдән янгын куркынычсызлыгы сертификаты булган гирляндалар һәм пиротехниканы гына сатып алыгыз;

- Пиротехник эшләнмәне кулланыр алдыннан инструкцияне, утильләштерү буенча рекомендацияләрне  игътибар белән укыгыз;

-Кечкенә балаларга ракета, петарда һәм башка пиротехниканы мөстәкыйль рәвештә эшләтеп җибәрергә  рөхсәт итмәгез;

- пиротехниканы урамда, торак йортлардан 50 метр ераклыкта һәм  махсус мәйданчыкларда гына кулланырга мөмкин.

Бәйрәмнәрегез хәвеф-хәтәрсез үтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев