Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәрдә ничек тазармаска?

Яңа ел бәйрәмнәрендәге сый-нигъмәттән соң ничек артык килограммнар җыймаска? Белгечләрдән сезгә берничә киңәш.

 

Бәйрәм алдыннан диетада утырмагыз. Яңа ел табыны артында “ычкынып”, чамасыз ашап ташларга мөмкин.
Теләгән әйберегезне ашагыз. Елына бер тапкыр майонез кушып эшләнгән оливье салатын ашаганнан бернәрсә дә булмыячак.

Кичә башланганда тәлинкәгезгә барлык тәмле әйберләрне чама белән салып куеп, аны кич буена сузарга була. Яңа елга салатларны күп ясамагыз. Бер кич утырып ашарлык гына булсын. Яңа ел табынына ашамаган деликатеслар алыгыз.

Эчүдә чама кирәк. Алкоголь аппетитны арттыра. Өстәвенә, икенче көнне бит-күзләр шешенә, тире ямьсезләнә. Өр-яңа елның беренче көненең мондый булуы кирәкме?

Өстәл артына артык ачыгып утырмагыз. Бәйрәм башланганчы бераз вакыт кала пешкән йомырка ашап куйсагыз була. Майсызрак ризыкларга, балыкка, сырга өстенлек бирегез.

Бәйрәмне телевизор артында гына уздырмагыз. Саф һавада йөрегез!

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/byrmnrd-nichek-tazarmaska

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев