Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда яшәүче гаиләне балаларын вәхшиләрчә кыйнауда гаеплиләр

Чаллыда яшәүче гаиләне дүрт баласын, шул исәптән яңа туган сабыйны кыйнауда гаеплиләр.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү фаразлаганча, узган елның декабреннән бирле 33 яшьлек хатын һәм аның белән яшәгән 25 яшьлек ир-егет даими рәвештә хатынның беренче никахыннан туган өч олы баланы (15, 11 һәм 7 яшьлек) һәм үзенең яңа туган сабыен кыйнаган.

Балаларны мыскыллау турында бу гаиләнең күршеләре сөйләгән. Яңа туган баланы гаиләдән алганнар, ә өч олы баланы үз әтиләренә тапшырганнар.

«Газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләргә җәза билгеләү хәл ителә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев