Заман сулышы

Чайковский урамында тизлек чикләнде

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы иминлеген тәэмин итү максатында карар имзаланды. Анда 1 октябрьдән шәһәрнең Чайковский урамында транспорт хәрәкәте тизлеген сәгатенә 40 километрга чикләргә, диелгән. Ул тизлекне арттыру нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәте арту сәбәпле һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе карарын тормышка ашыру максатларында кабул ителгән. Җаваплы...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы иминлеген тәэмин итү максатында карар имзаланды.
Анда 1 октябрьдән шәһәрнең Чайковский урамында транспорт хәрәкәте тизлеген сәгатенә 40 километрга чикләргә, диелгән. Ул тизлекне арттыру нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәте арту сәбәпле һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе карарын тормышка ашыру максатларында кабул ителгән. Җаваплы затларга ул урында юл билгесез алыштыру һәм бу турыда халыкка җиткерү бурычы йөкләнгән.

Теги: штраф
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: