Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әче борычны кышын тәрәзә төбендә үстереп була

Аны үстерү әллә ни авыр түгел. Төп таләп: тәүлегенә 3-4 сәгать кояш яктысы белән тәэмин итү. Ике-өч айдан әллә ни зур булмаган борычлы, куе куак үсеп чыга. Әче борыч бер урында биш елга кадәр уңыш бирә ала. Өйдә үстерү өчен иртә өлгерә торган, үзлегеннән серкәләнүче сорт һәм гибритлар кулай. Болар:...

Аны үстерү әллә ни авыр түгел. Төп таләп: тәүлегенә 3-4 сәгать кояш яктысы белән тәэмин итү. Ике-өч айдан әллә ни зур булмаган борычлы, куе куак үсеп чыга. Әче борыч бер урында биш елга кадәр уңыш бирә ала.


Өйдә үстерү өчен иртә өлгерә торган, үзлегеннән серкәләнүче сорт һәм гибритлар кулай. Болар:

Астраханский 147
Украинский горький
Бабье лето
Огонёк
Пиковая дама
Пупсик
Кармен
Суперчили F1
Курьёз

Моннан тыш, Змей Горыныч һәм Слоновый хобот сортларын да бакчачылар яратып куллана. Беренчесе мул уңыш бирә. Борыч үтә әче тәмгә ия. Икенчесе - әче борычлар арасында иң зур булып үсә торганы. Аның буе 27 см га җитә.


Борычны көньяк, көньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатышка караган тәрәзә төбендә үстерәләр.

БОРЫЧ ҮСТЕРҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:
- сыйфатлы туфрак әзерләү;
- кышын бер-ике сәгать өстәмә яктылык булдыру;
- туфракның кибүенә юл куймау;
- үсемлекләрне сирәкләргә кирәкми;
- уңыш бирә башлагач тукландырырга онытмагыз.

akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрәзә төбендә әче борыч