Лениногорскиның 14нче балалар бакчасында – «Чишмәкәй»дә Габдулла Тукай әкиятләре көне узды.
Бу бәйрәм гаҗәеп тылсымлы тарихлар дөньясына багышланган. Габдулла Тукай әкиятләре игелеклелеккә, хезмәт сөючәнлеккә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көнне "Йолдызчык" өлкәннәр төркеме һәм "Ал җилкәннәр", " Кояшкай" әзерлек тәрбияләнүчеләре әкияти сәяхәткә чыктылар. Алар "Предмет буенча әкиятне бел" уенын уйнадылар, биеделәр, төрле мастер-классларда катнашып, кыстыбый пешерергә, уенчык бәйләргә өйрәнделәр.
"Йолдызчык" төркеменнән балалар "Бала һәм күбәләк" шигырен сәхнәштерделәр. Шулай ук аларга кунакка "Шүрәле", " Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре геройлары килде.
Бәйрәмнәр соң балалар уңай хис-кичерешләр белән тулды. Алар әкиятләрнең яхшылыкка һәм яхшыга ышанырга өйрәтүләренә инандылар.
фотолар: 14нче балалар бакчасыннан

Нет комментариев