Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Covid-19: Татарстанда унынчы кеше вафат

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды.

 

Казанда 1963 елда туган кеше вафат булган. Ул 13 майдан дәваланган. Анда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган

 Ир-атның хроник авырулары да булган, шул исәптән: көчле миелобласт лейкозы, авыр дәрәҗә тромбоцитопия, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү. Диагноз экспертиза белән расланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган.

24 кеше госпитализациядә, 51 кеше өйдә дәвалана.

Бер тәүлектә шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 24 очрак, Чаллыда 23,  Яшел Үзәндә – 3, Әлмәттә -1, Апаста – 6,  Балык Бистәсендә – 4, Питрәч - 2, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2621 кешедә авыру ачыкланган. 1698 кеше дәваланган.

 

Исән-сау булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев