«Дакар» раллиенда «КАМАЗ-Мастер» машиналарына ТАССРның 100 еллыгы билгесе куелачак
ҖӘМГЫЯТЬ

«Дакар» раллиенда «КАМАЗ-Мастер» машиналарына ТАССРның 100 еллыгы билгесе куелачак

«КАМАЗ-Мастер» командасының «Дакар-2020» раллиена бара торган машиналарына ТАССРның 100 еллыгы символы куелачак. Логотип йөк машиналарының алгы панеленә беркетелә.

 

Шушы көннәрдә «КАМАЗ-Мастер» Согуд Гарәбстанына китте. Татарстан командасы ярышларга дүрт КАМАЗ-43509 спорт йөк машинасы чыгарачак.

Ярыш 5 гыйнварда Җиддә шәһәрендә башланачак һәм 17 гыйнварда Киддияда тәмамланачак. Маршрутның гомуми озынлыгы 7,8 мең км тәшкил итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев