Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дарулар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруның ике ысулын аңлатканнар

Акчаны авырган кешенең якыннары да алуга хокуклы.

 

Дарулар өчен түләнелгән акчаның 120 мең сумга кадәрен кире кайтарырга мөмкин. Бу хакта “Прайм” агентлыгы адвокат Евгения Рыжкова сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, дару өчен түләнгән акчаны кире кайтаруның ике генә юлы бар. Беренчесе – ел ахырына кадәр (дарулар сатып алынган ел турында сүз) салым хезмәтенә социаль “вычет”ка хокукны раслау турындагы гариза, чеклар, рецептлар, ә инде дару якыннарыгыз өчен сатып алынган очракта – гаилә составы турында белешмә тапшырырга кирәк. Салым органы 30 көннән соң уведомление бирә, аны эш бирүчегә илтеп бирергә кирәк булачак.

Икенче юлы – “вычет”ны дарулар сатып алынган елдан соң килгән өч ел эчендә алырга мөмкин. Моның өчен салым хезмәтенә НДФЛның бер өлешен кире кайтару турында гариза һәм югарыда телгә алып үтелгән документларны тапшыру шарт. Даруга тотылган чыгымнар НДФЛга бәйле рәвештә кире кайтарылачак, әмма күп дигәндә 120 мең сум күләмендә генә, дип сөйләгән Рыжкова.

Шул ук вакытта бушлай яки 50%лы ташлама белән сатып алырга мөмкин булган дарулар бар. Аларны алу өчен дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб рецепт язып бирә. Аптекада исә әлеге рецепт буенча даруны бушлай яки ташлама белән биреп җибәрергә тиешләр. Дару юк икән, ул 10-15 эш көне эчендә бирелергә тиеш.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

 http://baltaci.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X