Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Декреттагы әниләр өчен өстәмә белем бирү проекты хупланды

Декреттагы яшь әниләр өчен өстәмә белем алу һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итү формасын гадиләштерүче закон проекты хупланды. Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты парламентның түбән палатасына аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

 

Комитет бу карарны кабул итте.

Закон проектын Дәүләт Думасына гыйнвар аенда вице-спикер Ирина Ярова кертте. Ул аңлатканча, закон проекты декрет ялы чорында хатын-кызларга өстәмә һөнәри белем алуда үз теләкләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеген киңәйтә. Аерым алганда, закон проекты бүген гамәлдә булган мөрәҗәгать бары тик теркәлү урыны буенча гына дигән чикләүне юкка чыгара.

Моннан тыш, закон проекты мәшгульлек үзәкләренә яшь әниләргә мондый юнәлешне хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча тәэмин итү бурычы куя. Яровая фикеренчә, ул алга таба хатын-кыз сайлаган яңа һөнәр буенча эшләү өчен мөһим гарантияләр тудыра.

Шулай ук закон проекты «Демография» илкүләм проектының «Хатын-кызның мәшгульлеген булдыруга ярдәм итү — 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру өчен өстәм

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/16-09-2020/dekrettagy-nil-r-chen-st-m-belem-bir-proekty-huplandy-5771987

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев