Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дин тотучыларга Хэллоуинны билгеләп үтмәскә киңәш итәләр

Мөселманнарга Хэллоуинны билгеләп үтәргә кирәкми. Бу бәйрәм традициясе гомумкешелек кыйммәтләренә каршы килү сәбәпле, ул бәйрәмне иблиснеке дип атарга була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә вакытында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков әйтте.

 

«Бездә Хэллоуинга мөнәсәбәт тискәре. Бу культура күпмедер дәрәҗәдә шайтан бәйрәменә әверелде дип әйтергә була. Гомумән алганда, бу нормаль традицияләргә, гомумкешелек традицияләренә каршы килә, бу – иблис традициясе», - диде ул.

Мондый чаралар милләтне деградацияләүгә һәм юк итүгә китерә, дип саный дин әһеле.

«Хәтта әгәр кешеләр нәрсәнедер билгеләп үтмәгән, куркыныч әйберләргә киенмәгән очракта да, тик, әйтик, спиртлы эчемлекләр эчәләр, зина кылалар һәм башка әдәпсезлекләр эшли икән, без моны тулаем кешелекнең традицион нормаларына һөҗүм буларак кабул итәбез. Чөнки бу милләтнең деградациясенә китерә һәм милләт шул рәвешле юкка чыга», - дип аңлатты үз фикерен Булат хәзрәт Мөбарәков.

«Биредә шайтанны искә алу бар, кайбер чараларны хәтта «Иблис балы» дип тә рекламалыйлар. Барлык дин тотучыларга киңәш шул: әлеге вакыйганы бәйрәм итү урыннарына бармаска, аны искә төшермәскә һәм билгеләп үтмәскә», - дип нәтиҗә ясады агентлык әңгәмәдәше.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/30/196161/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев