Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасына Татарстан "Бердәм Россия"сеннән депутатлыкка кандидатларга алдан тавыш бирү дәвам итә

Сентябрь аенда Дәүләт думасына сайлаулар булачак. Анда Татарстанның “Бердәм Россия"сен тәкъдим итәчәк депутатларга кандидатлар өчен алдан тавыш бирү бара. Праймериз 24 нче майдан 30 нчы майга кадәр дәвам итәчәк.

Экспертлар аның барышына бәя бирделәр. Татарстанда бу тавыш бирү ачык рәвештә бара, анда һәр сайлаучы катнаша ала. Быел республика “Бердәм Россиясе”нә 96 кандидат теркәлгән, 2016 нчы ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк, аларның күпчелеге кырык яшькә җитмәгән кешеләр. Алдан тавыш бирү Татарстанда онлайн һәм офлайн формаларда уза. 30 нчы майда республика буенча 557 исәпләү участогы ачылачак. Регионда алдан тавыш бирүне оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов: “Без Татарстан халкы арасында сорашу үткәрдек, сорашу күрсәткәнчә, республикада яшәүчеләрнең 60% тан артыгы  сайлау участокларында тавыш бирү ягында, шул сәбәпле праймеризда ике төр сайлауны да кулланабыз,-ди, - тавыш бирү барышында Роспотребнадзорның ковидка каршы таләпләре катгый рәвештә үтәләчәк.”

Үзегезнең сайлау участогын pg.er.ru сайтында табып була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев