Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында 2014 елдан соң туган балаларга тәмәке сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Бу буын вәкилләренә беркайчан да тәмәке сатмаска кирәк, ди Хамзаев.

 «Бердәм Россия» дән Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев 2014 елдан соң туган россиялеләргә тәмәке сатуны тулысынча тыярга тәкъдим итә.

Европаның кайбер илләрендә 2014 елдан соң туган буынга киләчәктә теләсә кайсы эквиваленттагы тәмәкене — айкос, снюс, тәмәке, кальян, электрон тәмәке, вейплар сатуны тыю юнәлешендә эшлиләр, дип аңлата әлеге тәкъдимен сәясәтче РИА Новостига биргән әңгәмәсендә.

«Минемчә, бу дөрес практика. Ягъни 2014 елдан соң туган беркемгә дә беркайчан да тәмәке сатмаска кирәк», — ди Хамзаев.

Аның сүзләренә караганда, Россиядә генә түгел, дөньяда да тәмәке тартучылар саны ел саен арта бара. Әйтик, «Аек Россия» Федераль проекты мәгълүматлары буенча, 2020 елда россиялеләр 280 миллиард тәмәке тарткан.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев