Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөньяда хатын-кызларның роле турында видеоролик төшергәннәр

Социаль челтәрләрдә хатын-кызлар карарларының һәм гамәлләренең, шулай ук үзләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында рухландыра торган видео популярлаша бара. Ике минутлык ролик идеясен ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина тәкъдим иткән һәм үзенең Instagram битенә куйган.

 

«Татарстанда битараф булмаган, актив, рухландыручы хатын-кызлар яши. Без мөстәкыйль рәвештә яки берләшеп эш итәбез, бергә киңәшләшеп эшлибез яки һәркем эшне үзе башкара. Әмма без барысын да булдырабыз», - дип язган Шимина видеога.

Ул Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыеваны, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинаны, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованы мисал итеп китергән. 

Видео дүрт геройның коронавирус пандемиясе үзгәрткән тормыш, киләчәккә өметләр һәм дөнья турындагы уй-фикерләрен күрсәтә. Роликта Казан пейзажларын, шул исәптән Кабан күле яр буен һәм Миллениум күпере янындагы территорияне күрергә мөмкин.

 

  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев