Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөньяның иң авыр татары 300 килолы Ирек Габдрахманов: “Туган ягыма кайта алмыйм!”

Иң кызыгы һәм кызганычы: Ирек Габдрахмановка туган җирендә ярдәм кулы сузучы табылмаган. Ул бүген Германиядә яши. Читтә, Европада бер белмәгән кешеләр аны карый, дәвалый. Ирек Габдрахманов Бүздәк районының Яңа Актау авылында туган. Кечкенәдән таза гәүдәле булдым, дип яза Ирек. Әни Ирек белән көмәнле чагында каты авырган, шуның нәтиҗәсендә, туганда ук...

Иң кызыгы һәм кызганычы: Ирек Габдрахмановка туган җирендә ярдәм кулы сузучы табылмаган.
Ул бүген Германиядә яши. Читтә, Европада бер белмәгән кешеләр аны карый, дәвалый. Ирек Габдрахманов Бүздәк районының Яңа Актау авылында туган. Кечкенәдән таза гәүдәле булдым, дип яза Ирек. Әни Ирек белән көмәнле чагында каты авырган, шуның нәтиҗәсендә, туганда ук Ирек 7 килолы бала булып туды. Укыганда Ирек Габдрахманов күрше авыл мәктәбенә барып йөрде. Кар көртләрен ерып мәктәпкә бару зур көч таләп итә иде. Берсендә кырда кар көртендә батып калдым. Шунда катып үләсе идем, бәхетем, якыннарым мине эзләп чыкканнар, дип яза Ирек.
Ирекнең бертуган апасы Франциядә яши. 2012 елда Ирек хатыны белән шунда сәламәтлеген яхшырту өчен китте. Ике ел Франциядә яшәгәннән соң Ирек Габдрахманов энем янына Германиягә килде. Ә хатыны балалары янына кире Башкортстанга кайтып китте. Бүгенге көндә дә Ирек Германиядә яши, энемнең гаиләсе аңа ярдәм итә.
Ирек шигырь язарга бик ярата, шуңа ул татар телен онытмый. Туган якларны бик сагына, ләкин туган ягына кайта алмый, яшәргә урын юк. Торак шартларын яхшыртуны сорап, Ирек Габдрахманов кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән: Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовтан башлап Владимир Путинга кадәр. Татарстан Президентына да хат язган, тик җавап кына булмаган.
Ирекнең иң зур хыялы - туган ягына, уңайлыклары булган үз йортына кайту, хатын-кызны очрату hәм шигырь китабы бастыру, дип яза Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирек габдрахманов