Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөньяны матурлык коткарыр

Баулыда Татарстанның көньяк-көнчыгышы рәссамнарының региональ күргәзмәсе ачылды. Анда региондагы 27 авторның эше тәкъдим ителгән. Әлеге рәссамнарның күпчелеге Лениногорск музыка-рәсем педагогика училищесын тәмамлап чыккан кешеләр. Шәһәребез рәссамнары картиналары, эшләнмәләре аерым игътибарга лаек. Күргәзмәгә килүчеләр аларны озак итеп, җентекләп, кызыксынып карый. Анда ТР Рәссамнар союзы әгъзасы, Ш.Бикчурин премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе...

Баулыда Татарстанның көньяк-көнчыгышы рәссамнарының региональ күргәзмәсе ачылды.
Анда региондагы 27 авторның эше тәкъдим ителгән. Әлеге рәссамнарның күпчелеге Лениногорск музыка-рәсем педагогика училищесын тәмамлап чыккан кешеләр. Шәһәребез рәссамнары картиналары, эшләнмәләре аерым игътибарга лаек. Күргәзмәгә килүчеләр аларны озак итеп, җентекләп, кызыксынып карый. Анда ТР Рәссамнар союзы әгъзасы, Ш.Бикчурин премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗев, ТР Рәссамнар союзы әгъзасы, рәссам Яскәр Зиннәтуллин картиналары тәкъдим ителгән. Шулай ук, Лениногорск музыка-рәсем педагогика колледжы укытучысы В.Гецев, сәнгать белгече Н.Горюнова һәм башка бик күп авторларның пейзажлары, натюрмортлар, графика, портретлар һәм башка эшләре урын алган.
Картиналар белән беррәттән, биредә рәссам, ярым кыйммәтле асылташлар белән эшләүче лениногорскилы В.Степановның эшләре дә куелган. Скульптор А.Таманянның миниатюр скульптуралары залның күргәзмә витринасын бизәгән. Шәхсән үзем агачтан ясаган эшләнмәләр тәкъдим иттем.
Лениногорск рәссамнарын безнең төбәктә генә түгел, читтә дә яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Тиздән Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә регионара күргәзмә эшли башлаячак. Ул да шулай ук югары дәрәҗәдә үтәр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка