Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дүрт баласын янгыннан коткарган, үзе һәлак булган

Обь шәһәрендәге ике фатирлы йортта янгында 42 яшьлек хатын һәлак булган. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 16 февральдә кич белән була. Күп балалы гаилә яши торган фатирда янгын чыга. Ут чыгуны махсус җайланма тавышын ишетеп беләләр. Фатир хуҗалары да, күршеләр дә өйдән чыга, шаһитлар коткаручыларга хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнчә, әни кеше, аның 17 яшьлек улы өйдән өч нәни баланы алып чыга. 11 яшьлек малай, 8 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек кыз янгыннан котыла. Әни кеше аларга җылы киемнәр дә кидерергә өлгерә.

Коткаручылар утны сүндереп бетергәч, әни кешене идәндә яткан килеш табып алалар. Аны табибларга тапшыралар, кызганычка каршы ул вафат була, диелә хәбәрдә.
 

http://Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/18-02-2022/yly-itep-kienderg-n-ni-keshe-d-rt-balasyn-yangynnan-kotkargan-ze-lak-bulgan-5849610

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожар в жилом доме умерла 42 летняя женщина при пожаре спасла детей, сама умерла