Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экология министры татарстанлыларны санитар- экология икеайлыгында катнашырга чакыра

Узган ел коронавирус изоляциясе булу сәбәпле санитар-экология икеайлыгында катнашучылар саны 200 ләп кешегә әзрәк булган.

Беренче апрельдән республика буенча санитар-экология  икеайлыгы  башлана. Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, волонтерларны, активистларны, гомумән, республикада яшәүче барча халыкны икеайлыкта катнашырга чакырды.

“Табигать турында кайгыртучылар рәте елдан-ел киңәя бара, волонтерлар, җәмгыять оешмалары- быел да без аларга ышаныч белдерәбез, - диде министр Казанда үткән брифингта, - республиканың 6,4 өлешен урманнар, сулар биләп тора, бездә  36 мең сулык, 1миллион гектардан артык урман бар, аларның 500 мең гектары аеруча сакланучы территорияләр.  Тирә –як табигате безгә яшәү өчен уңай мөмкинлек тудыра. Әмма шәһәрләрдә яшәү дә камфортлы булырга тиеш бит.”  

Узган ел үзизоляция  булу сәбәпле санитар –экология икеайлыгында катнашучылар саны әзрәк булган. Шәһәрне кар астыннан чыкан чүптән арындыру икеайлыгы  коммуналь хезмәте, юл чистартучылар, муниципаль район хезмәткәрләренә генә калган. Алдагы елларда санитар – экология акцияләрендә 1 миллион кеше катнашса, узган ел ул азая төшкән.  

“Үзебез яшәгән җирне чистарту, тәртиптә тоту өчен без көчебезне берләштерергә тиеш,”- диде экология министры  үзенең чыгышында.

 

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев